Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүгени Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда 400дән артык кеше катнаша. Алар арасында: мәктәпкәчә, урта, махсус, өстәмә, югары һөнәри белем бирү белгечләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, югары уку йортларында белем алучылар, фәнни хезмәткәрләр, магистрантлар һәм студентлар. Рәсми өлеш башланганчы катнашучылар курчак ясау буенча мәдәни мәйданчыклар белән таныштылар.

Чараның тантаналы ачылышы һәм пленар өлеше университетның актлар залында узды, анда конференциянең мактаулы кунаклары: Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре директоры Марина Хухунашвили булды.

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова «Мәгариф киңлекләре үсеше контекстында мәдәниятләр диалогы» темасына чыгыш ясады. Ул глобальләшү шартларында мәдәниятләр диалогының арта баруын билгеләп үтте.

Франциядән килгән кунак – Реймс, Шампань-Арденн, Труа  шәһәрләрендәге педагогия институты филиалы ректоры урынбасары Руанар Паскальның чыгышы тамашачыларда кызыксыну уятты. Аның чыгышы Россия һәм Франция мәдәниятләре диалогы үсеше тарихына багышланган иде.

Чәршәмбе, 11 декабрь 2019, 16:27