Яр Чаллыда «Һәр кошка җимлек» дигән җимлекләр конкурсы үткәрелә. Конкурста 1-11 сыйныф укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала. Катнашучыларга ата-аналар һәм педагоглар ярдәмендә теләсә нинди материалдан һәм теләсә нинди кошлар өчен җимлек ясарга кирәк. Җиңүчене берничә номинациядә сайлап алачаклар: иң практик җимлек (җимлекнең барлык төп стандартларына, кошлар өчен керү иреге); иң оригиналь җимлек (гадәти булмаган конструкцияне куллану, идеянең оригинальлеге һәм җитештерүдә техник чишелешнең оригинальлеге) иң ышанычлы җимлек (конструкциянең ышанычлылыгы, һава шартларыннан саклану).
Конкурс җимлекләре 13 декабрь көнне 17:00 сәгатькә кадәр 4нче балалар экология-биология үзәгендә (яңа шәһәр 18/09) Школьная урамы, 2 йорт адресы буенча кабул ителә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 декабрь 2019, 13:24