Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Сергей Соколов һәм Яр Чаллы шәһәре паспорт-виза хезмәте ветераны Зинаида Фомина 17 яшь чаллылыга паспорт һәм Россия Федерациясе Конституциясе тапшырдылар. Бу мизгелнең мөһимлеген балалар туганнары һәм якыннары белән бергә бүлештеләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.