Сарман районы Күтәмәле авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Гасимә Гыйләҗ кызы Сурмашевага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Яр Чаллы шәһәрендәге урман кисүдә эшләгән. Сугыштан соң Гасимә Гыйләҗ кызы фабрикада тукучы булып хезмәт куйган.
1970 елдан пенсиягә чыкканчыга кадәр санэпидстанциядә дезинфектор булып эшли. Гасимә Гыйләҗ кызы 2 бала тәрбияләп үстергән, 1 оныгы, 2 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 13 декабрь 2019, 10:07