Мы в социальных сетях

20 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә, аның нигезендә аерым территорияләрдә пиротехника әйберләрен куллану тыела. "Кагыйдә буларак, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан төрле пиротехник эшләнмәләргә халык арасында ихтыяҗ зур. Кызганычка каршы, пиротехник эшләнмәләр белән дөрес эш итмәү сәбәпле, янгыннарсыз һәм травмалардан башка булмый. Республиканың һәлакәтләр медицинасы үзәге мәгълүматлары буенча 2018 елның 29 декабреннән 2019 елның 7 гыйнварына кадәр пиротехник эшләнмәләрдән зыян күргән 10 кеше мөрәҗәгать итте, аларның икесе җиде һәм ундүрт яшьлек бала",-дип шәрехләде федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд башлыгы Рөстәм Юмагулов. Яр Чаллыда ике кеше зыян күргән.


Янгынга каршы махсус режим чорында сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр чикләрендә, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күп була торган объектлар чикләреннән 50 метр чикләрдә 1-3 класслы куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне куллануны тыю билгеләнәчәк. Искәрмә булып бенгаль утлары һәм "хлопушки" тора. Бу максатларга туры килми торган урыннарда пиротехник эшләнмәләрне сатуны тыю өлешендә күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә планнан тыш тикшерүләр үткәрәчәк. Янгынга каршы махсус режим вакыты 2020 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.


Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 15:48