Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Е.Н.Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте тулай торагын карады. 44 ел эчендә бинада  беренче тапкыр капиталь ремонт үткәрелде. Тулай торак буенча экскурсияне көллият директоры Радик Биктимиров үткәрде.

Мэр беренче катта урнашкан китапханәне, коридорларны игътибар белән карады, тәрәзәләр ныгытылуын, лифт эшен тикшерде. Шулай ук медпункт, компьютер классы, актлар һәм спорт заллары, үз-үзеңне әзерләү аудиториясе, инвалидлар өчен бүлмәләр, кер юу бүлмәсе яңартылды. Капиталь ремонттан соң тулай торакта 580 койка-урын булдырылган. Бүген биредә 178 кеше яши. Хәзер студентларны урнаштыру бара. Бүлмәләрдә 2-3 кеше урнаша. Бинада шулай ук кием-салым саклау өчен шкафлар, өстәл бар. Һәр студент бүлмәсенә интернет үткәрелде.

Наил Мәһдиев студентлар көнкүреше шартларын бәяләде һәм студентлар белән аралашты. Биредә булачак төзүчеләр, эретеп ябыштыручылар, программистлар, күпфатирлы йорт идарәчеләре булырга теләүчеләр укый. Яр Чаллыга алар Татарстанның төрле районнарыннан - Мөслим, Аксубай районнарыннан, Менделеевск һәм башка шәһәрләрдән килгән.

Һәр катта кухня һәм ванна бүлмәсе, бәдрәфләр урнашкан. Ремонттан соң яңа кфель җәелгән азык блогы балкып тора. Шәһәр башлыгы тулай торакта кайнар су булуына үзе инанды.

Шәһәр башлыгы студентларның киләчәк планнары белән кызыксынды, ә егетләрдән армиядә хезмәт итү теләкләре турында да сорашты.

Уку җиһазлары белән тәэмин итүгә шәһәр бюджетыннан өстәмә акча бүлеп бирелде.

9 катлы тулай торакта капиталь ремонт үткәрү нәтиҗәсендә яңа лифт эшли башлады. Элек студентлар җәяү йөргәннәр иде.

Искәртеп узабыз, тулай торак уку корпусына якын урнашкан. Узган ел Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятенә ресурс үзәге статусы бирелде. «Безнең шәһәрдә һәм республикада һөнәри белем бирү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Республикада ресурс үзәкләре булдырыла. Шуларның берсе – Социалистик Хезмәт Герое, «Камгэсэнергострой» җитәкчесе Евгений Батенчук исемендәге үзәк. Студентларга яшәү өчен тиешле шартлар тудыруга, республика һәм шәһәр бюджетларыннан якынча 114 млн сум бүлеп бирелгән. Күп кенә студентлар шартлар булмау сәбәпле башка җиргә киттеләр. Уку һәм җитештерү учреждениеләрендә генә түгел, тулай торакларда да тәртип урнаштырырга вакыт җитте. Узган ел ресурс үзәгендә булган һәм ремонт идеясен хуплаган Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәтебезне җиткерәбәез», – диде Наил Мәһдиев.

Очрашу ахырында Наил Мәһдиев студентларга уңышлар теләде һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 17:01