Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Емельяновна Порозова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Анна Емельяновна ТР Әлмәт районы Нератово авылында туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. 1960 елда Николай Петрович Порозовка кияүгә чыга. 1967 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Емельяновна 5 нче балалар бакчасында пешекче булып эшли. Тормыш иптәше белән бергә бер ул тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Анна Емельяновна Порозова Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм ТИҮ рәисе Ольга Коболтяну котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Дүшәмбе, 16 декабрь 2019, 17:54