Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев булып китте. Алар үзәкнең бинасын карадылар, анда күптән түгел икенче катны ремонтлау эшләре төгәлләнде. Үзәк директоры Полина Трянина мәртәбәле кунакларга үзгәрешләр турында сөйләде.

Яңа бүлмәләрдә ком анимациясе студиясе һәм маникюр курслары эшли. Кичен биредә «Кунаклар» һәм «Син дә кушыл» проекты кысаларында яшьләр өчен тематик очрашулар, үзәк оешмалары активистлары очрашулары һәм җыелышлары уза. Шулай ук икенче катта күпфункцияле зал барлыкка килде - ул хореография, гимнастика һәм фитнес белән шөгыльләнү өчен каралган. Бинада биюләр өчен махсус линолеум җәелде, көзгеләр куелды, тиздән станоклар барлыкка киләчәк.

Шулай ук ремонттан соң яшьләр үзәгендә клуб берләшмәләре активистлары өчен коворкинг барлыкка килде. Анда эш урыннары, шулай ук сөйләшүләр һәм аралашу зоналары бар. Мобиль кабинет җиһазландырылган, ул көндез эш киңәшмәләре үткәрү өчен, ә кич белән мастер-класслар һәм төрле очрашулар өчен кулланыла. Төркем дәресләренә йөрүче яшь чаллылылар өчен душлары булган уңайлы бүлмәләр каралган. Фойеда ял итү зонасы барлыкка килде, анда төп арт-объект «1/02» композициясе булды.

Шулай ук очрашу барышында беренче кат, бинаның фасады һәм якын-тирә территориягә кирәк булган киләчәк ремонт мәсьәләсе турында фикер алыштылар. 2020 елга планнарда – бинаның фасадын, якындагы территорияне, бинаның беренче катын тулысынча яңарту, шулай ук матди-техник базаны алыштыру тора.

«Нур» яшьләр үзәге 2019 елда ел саен уздырыла торган Татарстанның яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына керде. Проект өстендә «Архитектура десанты» бюросының яшь архитекторлары командасы ТР президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова чакыруы буенча эшли.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 08:36