Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Этюд» шахмат-шашка клубында «Балаларга-тигез мөмкинлекләр» проекты кысаларында «Без бергә!» төбәк конференциясе узды. Анда коррекция мәктәпләре укучылары һәм җитәкчеләре, мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар, адаптив юнәлештәге физкультура-спорт җәмгыятьләре, хәйрия фондлары һәм иреклелекне үстерү үзәге вәкилләре катнашты.


Чарада шәһәр инвалид спортчыларының күрсәтмә чыгышлары, спортның адаптив төрләре турында презентацияләр күрсәтелде.

Шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов республика һәм Россия ярышларында уңышларга ирешкән инвалид спортчыларны бүләкләде.

Бүләкләү тантанасыннан соң мөмкинлекләре чикләнгән чаллылылар өчен спортны үстерү белән бәйле проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар. Зал фойесында теләгән кешеләр хәйрия ярминкәсендә һәм мастер-классларда катнаша алдылар, нәни катнашучылар өчен аквагрим белән мәйданчык оештырылды.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 09:00