Яр Чаллыда урта махсус уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары съезды узды. Чарада ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Дамир Фәттахов, студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов, Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин катнашты.
Очрашу барышында Шәһәр студентлар Советы һәм Татарстан студентлар Лигасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды һәм «Яр Чаллы Студентлар лигасы» төзелде, аның рәисе итеп КФУның Яр Чаллы институты студенты Евгений Попов билгеләнде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, автокала студентлары белән эш Шәһәр студентлар Советы, студентлар Лигасы, «Нур» яшьләр үзәге һәм студентлар үзидарәсен үстерү белән кызыксынучы барлык кешеләр белән берлектә алып барылачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында студентлар үзидарәсе органнарын үстерү максатларында студентлар яшьләрен берләштерү программасы кысаларында Татарстан Республикасы Студентлар лигасы тарафыннан мондый съездлар Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Бөгелмә шәһәрләрендә оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 09:23