Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте 31 декабрьдә 2019 елда теркәлгән керемнән 300 мең сумнан артмаган керемнең иминият взносын түләүнең срогы чыга, дип искә төшерә.

Шәхси эшмәкәрләргә мәҗбүри пенсия иминиятенә – 29 354 сум (КБК 182 1 02140 06 1110 160), мәҗбүри медицина иминиятенә – 6 884 сум ( КБК 182 1 02103 08 1013 160) взнос түләү каралган.

Әгәр шәхси эшмәкәр тулы бер ел эшләмәсә, иминият взносының билгеләнгән күләме бу айның календарь көннәре санына пропорциональ рәвештә билгеләнә. Тулы булмаган "эшмәкәрлек елы" өчен аның күләмен Россия Федераль салым хезмәте www.nalog.  сайтында  "Иминият взносларын исәпләү калькуляторы" ярдәмендә исәпләп була. 

Салым инспекциясе шәхси эшмәкәр иминият взносларын түләүнең яше, эшчәнлек төре һәм аннан билгеле бер исәп-хисап чорында керем алу фактына карамастан башкарылырга тиешлеген искәртә. Шулай итеп, шәхси эшмәкәрнең мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә иминият взнослары түләү бурычы ШЭ статусын алганнан соң килеп чыга.

Иминият взносларын күчерү өчен түләү документын Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Сервислар» бүлегендә урнаштырылган «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы аша тутырырга мөмкин.

Җомга, 27 декабрь 2019, 15:48