Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы волонтерлары "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия студентлар яшьләр форумында катнаштылар. Форум ил буенча 100 катнашучыны җыйды. Бу чара мәктәп форматында узды һәм үзенә югары уку йортларының, шулай ук һөнәри белем бирү оешмаларының иҗтимагый үзәкләре активларын туплады. Оештыручылар төбәк бүлекләре җитәкчеләре өчен кызыклы семинар-киңәшмәләр, ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә «РИСК» уенын әзерләгәннәр. Форумны оештыручылар арасында Яр Чаллының «Җиңү волонтерлары» бүлекчәсе җитәкчесе һәм хәрәкәт активистлары бар иде. Форумда Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасының "Җиңү волонтерлары" арасында ике яклы килешү имзаланды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елда Бөтенроссия халык фронты «Җиңү волонтерлары» белән берлектә «Ветераннар турында кайгырту» илкүләм проектын эшләтеп җибәрәчәк. Проектның төп максаты –  Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү, аларның проблемаларын хәл итү һәм төрле яклап ярдәм итү. Һәр кичтә командалар тематик чыгышлар әзерләгәннәр, видео төшергәннәр һәм "Яшерен Санта"да катнаштылар. Көн ахырында яшьләр өчен нәфис фильмнар карау, өстәл уеннары һәм күңелле дискотека оештырылды.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 13:34