Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Әлфия Тимергали кызы Галиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТАССРның Ютазы районы Ютазы авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында сигез сыйныф тәмамлый. Сугыш башлану сәбәпле алга таба уку мөмкинлеге булмый. Әтисе белән абыйсы фронтка җибәрелә, ә әнисе сукырая. 12 яшьлек кызга әнисен карарга һәм өйдәге барлык мәшәкатьләрне үз өстенә алырга туры килә. Сугыштан соң ул Бөгелмә шәһәрендә транспорт идарәсенә курьер булып эшкә урнаша һәм пенсиягә дә шуннан чыга. 1955 елда гаилә кора, бәхетле никахта ике балалары туа. 1990 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Юбилярны бүген өч оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә. Әлфия Тимергали кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнде.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар, шулай ук алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев исеменнән азык-төлек җыелмасы алды.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 13:32