Бөек Ватан сугышы ветераны Ольга Григорьевна Рогалевага 90 яшь тулды. Юбиляр Белгород өлкәсенең Ионино хуторында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга һәм Коми Республикасының тимер юл бистәсенә күченә. 1954 елда Харьков шәһәренә күчеп килә, анда ательеда мастер булып эшли. 1978 елдан пенсиягә чыкканчы танк заводында крановщик булып эшли. Ольга Григорьевна бер кыз тәрбияләп үстергән. Бүген ике оныгы һәм алты оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 15:10