Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фәһимә Шәриповага 100 яшь тулды. Юбиляр ТАССРның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында дөньяга килә. Урта мәктәптә биш сыйныф тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген "Сталь" колхозында төрле эшче булып башлый. 1939 елда  Габсәләм Сәхабетдин улы Сәхабетдиновка кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Кыргызстан Республикасына күчеп китә. 1940 елда яшь парның кызы туа. 1941 елда Габсәләм Сәхабетдин улы фронтка алына, 1942 елда аның хәбәрсез югалуы турында хәбәре килә. 1943 елда Фәһимә Шәрипова үзенең кызы белән туган авылына кайта, 1949 елга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли. 1949 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы санэпидстанциядә дезинфектор була. Берүзе кызын тәрбияләп үстергән, бер оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

Фәһимә Шәрипова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Руслан Кәбиров бүләкләр тапшырдылар.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 17:34