Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

17 декабрьдән 2020 уку елында БДИ тапшыру өчен узган елларда мәктәпне тәмамлаучылардан гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00дән 17:00 сәгатькә кадәр (12:00-13:00 - төшке аш вакыты) Башкарма комитетның  мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең 334 кабинетында тапшырырга мөмкин. Килергә бер көн кала 30-55-60 телефоны буенча пропускка заказ бирергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон номеры: 30-59-34. Пропуск алу өчен үзең белән паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булырга тиеш. 

Гариза бирү өчен түбәндәге документ күчермәләрен тапшырырга кирәк: 1) паспорт, шул исәптән прописка күрсәтелгән битне,  2) СНИЛС, 3) 11 сыйныфны тәмамлау турында аттестат яки көллият дипломы. Гаризалар 2020 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары  БДИ тапшыру өчен гаризаны үз уку йортларында бирә.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 15:30