Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Казанда «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» КБО директоры Айнур Айделдинов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен катнашты. Чаллы конкурсантларын җиңүгә рухландырырга Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев та килде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң яхшы инновацион идеяләр конкурсы Татарстанда инновацион эшчәнлекне үстерүнең мөһим факторы булды: «15 ел эчендә 21 меңнән артык гариза бирелгән иде. Шуларның 2 меңнән артыгы ярдәм алды. Мин барыгызга да конкурста катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Бу - бик зур хезмәт», - дип өстәде Татарстан президенты.

«Реаль производствода һәм фәндә эшләүче коллегаларыбызның инновацион идеяләре Чаллы кебек сәнәгать үсеше өчен бик кирәк һәм мөһим. Шуңа күрә инновацион идеяләр турында ишетәсе, лауреатларыбыз өчен сөенәсе килә, ә алар бүген өчәү. Мин аларга көч биреп торырга, рәхмәт сүзләрен җиткерергә килдем. Бу идеяләр Чаллы шәһәрендә тормышка ашырылыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмәдә Наил Мәһдиев. 

Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасының инновацион потенциалын арттыру һәм яшь галимнәр, студентлар һәм мәктәп укучылары эшчәнлеген стимуллаштыру. Быел конкурста катнашу буенча 2000гә якын гариза кергән. «Перспектива»«Мәгарифтә инновацияләр»«Инновацияләр старты»«Социаль әһәмияткә ия инновацияләр»«Ел патенты»«Наноимпульс»«Санлы икътисад»«Милли технологик инициатива»  һәм «Яшьләр инновацион проекты» номинацияләрендә 170 конкурсант бүләкләнде. Алар барысы да проектлар үсешенә финанс ярдәме алачак.

Чәршәмбе, 18 декабрь 2019, 09:01