Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы фойесында «Туган як традицияләре» дип исемләнгән чигү эшләре күргәзмәсе ачылды. Иҗади чара автор-башкаручы Илнур Гомәровның музыкаль номеры белән башланып китте. Кунакларны Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева сәламләде.

«Туган як традицияләре» күргәзмәсендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының төрле жанр юнәлешләре һәм стильләрен берләштергән 100дән артык эше тәкъдим ителде. Әлеге  мәктәптә чигүгә нигез салучы, РФ Хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева күргәзмәнең кунагы булды.

Эш авторлары чаллылыларга чигү серләре, үзенчәлекле чигү стильләре турында сөйләделәр.

1 нче балалар сәнгать мәктәбе муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗат коллективлары проектларына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантының җиңүчесе булды. Проект балаларны чигү сәнгате аша халык мәдәниятенә җәлеп итүне күздә тота.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 16:16