Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йошкар-Олада стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең 60 еллыгы билгеләп үтелә. Тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов җитәкчелегендәге делегация катнаша. Әйтергә кирәк, Йошкар-Оланың 14 нче Кутузов-Житомир III дәрәҗә ордены ракета дивизиясе автокаланың шефлыкка алынган часте булып тора. 2012 елдан башлап анда Чаллының 500дән артык егете хезмәт иткән.

Концертта ветераннар һәм ракета дивизиясе хәрбиләре өчен Чаллының "Болгар" бию театры чыгыш ясаячак.

Сишәмбе, 17 декабрь 2019, 17:18