Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Беренче тапкыр 41 нче мәктәп укучылары илкүләм технологик инициативаның түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасында – Бөтенроссия инженерлык олимпиадасында шәһәрне тәкъдим иттеләр. Интеллектуаль ярышлар Казанда "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасы проектлары кысаларында узды. Олимпиадада Татарстаннан, Чуашстаннан, Киров, Мурманск, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән, Ставрополь краеннан һәм Санкт-Петербургтан 48 укучы катнашты.  Алар 5-7 сыйныф укучылары. Катнашучылар биш юнәлеш буенча ярыштылар: "Яшәү тирәлеге өчен технологияләр", "Виртуаль дөнья өчен технологияләр", "Роботлар дөньясы өчен технологияләр", "Кеше өчен технологияләр", "Космос өчен технологияләр". Олимпиада биремнәре гамәли бурычларны һәм кейсларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Аларны уңышлы башкарып чыгу өчен егетләргә командада эш күрсәтергә кирәк иде. Чаллы командасын Виктор Беляков, Булат Зарипов, Әмир Рисаев, Дмитрий Полосин, Дамир Загртдинов, Самир Шиһапов, Рәсим Хуҗин, Михаил Остапенко, Аркадий Кочнев, Альберт Храмов тәкъдим итте.

Чаллы укучылары ике өлкәдә дә җиңү яулады. Виктор Беляков һәм Альберт Храмов "Виртуаль дөнья технологияләре", Михаил Остапенко "Яшәү тирәлеге" юнәлешендә җиңү яуладылар.

Илкүләм технологик инициативаларның түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы - мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Россиядә беренче команда инженер олимпиадасы.  2019-2020 уку елыннан  илкүләм технологик инициативаларының түгәрәкләр хәрәкәте олимпиадасы үткәрелә. 5-7 сыйныф укучылары өчен Junior категориясендә уза. "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБОның күзәтчелек советын РФ президенты Владимир Путин җитәкли.

Чәршәмбе, 18 декабрь 2019, 08:28