Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы очрашуында катнашты. Быел Инвесторлар клубы утырышы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип исемләнгән интеллектуаль уен форматында узды. Чаллы командасын шәһәр мэры белән берлектә Дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары Евгений Вайнер, Олег Коробченко, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев, «ЗаряД» компаниясе директоры Иван Савин да тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының йомгаклау утырышында республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул инвесторларга Татарстанда бизнесны үстерү өчен рәхмәт белдерде һәм моның өчен төбәктә барлык шартлар да тудырылуын билгеләп үтте – махсус икътисадый зоналар рәвешендә заманча инфраструктура, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, льготалы салымнар, квалификацияле хезмәткәрләр. «Татарстан инвесторлар өчен бөтен нәрсәдә дә җәлеп итүчән булырга тиеш. Инвесторлар монда килеп бизнесларын үстергәндә авырлыкларга очрамасыннар, дип тырышабыз», - диде президент.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Инвесторлар клубы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы киңәшмә органы булып санала. Татарстан Республикасының Инвесторлар клубын барлыкка китерүгә алшарт булып, ТР ИҮА 2013 елның 19 декабрендә регионда эшләүче чит ил компанияләре җитәкчелеге белән очрашу тора. 

 Фото: ТР Президенты Матбугат хезмәте

Чәршәмбе, 18 декабрь 2019, 09:27