Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре Миңнеәсма Хаҗи кызы Гарифуллина һәм Александра Алексеевна Юдина 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Миңнеәсма Хаҗи кызы Сарман районы Яңа Минзәләбаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белем ала, биш сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында 14 яшеннән башлап колхозда эшли. Сугыштан соң Оренбург өлкәсенең тимер юлы оешмасына эшкә урнаша. Аннан Җәлил шәһәренә күчеп, пешекче булып эшли. Миңнеәсма Хаҗи кызына 85 яшь тулгач, Яр Чаллы шәһәренә күченә. Бүген ул кызы һәм ике оныгы тәрбиясендә.

Александра Алексеевна Тукай районы Боровецкое авылында, күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Сугыш башлану сәбәпле мәктәпнең ике сыйныфын гына тәмамларга өлгерә. Сугыштан соң колхозда эшли. Соңрак «КАМАЗ»ның агрегат заводына җыештыручы булып урнаша, лаеклы ялга да шуннан чыга. Бүген юбилярны өч оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә.

Юбилярларны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм «Вахитов» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Иван Фомин котлады. Юбилярларга ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев исеменнән азык-төлек пакеты тапшырылды.

Чәршәмбе, 18 декабрь 2019, 11:02