Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чакырылган кунакларны ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Программаны тормышка ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 нче гыйнварыннан башлап) Яр Чаллыда 42 меңнән артык ана капиталына сертификат бирелгән, 35,8 мең гаилә 13,8 млрд сумнан артык акча белән эш иткән.


Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында www.pfrf.ru Гражданның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 18 декабрь 2019, 17:00