Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда Яңа ел бәйрәменә старт бирелде. Кичә Габдулла Тукай исемендәге яр буендагы чыршыны ачтылар. Яңа ел чыршысы янындагы мәйданчыкта призлар белән конкурс уен программасы оештырылды. Мәйданны яктырткыч-иллюминацион фигуралар, балкып янучы утлар, чыршы һәм Яңа ел бүләкләре бизәде. Бәйрәм чарасы дәртле музыка, балаларның шат авазы, конкурслар, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, тирә-юнь тылсымлы атмосферага күмелде.

Якынлашып килүче Яңа ел белән чаллылыларны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлады, шәһәр халкына ул бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм татулык теләде. «Энергетик» мәдәният сарае солистлары һәм иҗат коллективларының концерт программасы чараны бизәп торды. Утлы фаер-шоу кичәгә аерым ямь өстәде. 

Яңа ел мәйданчыгында сәүдә нокталары оештырылды, тюбингларда шуу өчен таучык җиһазландырылды.

Җомга, 20 декабрь 2019, 08:37