Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 нче балалар техник иҗат үзәгендә тантаналы линейка узды, анда Мәскәүдә узган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты һәм «Яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Яшь чаллылылар WorldSkills Russia һөнәри осталык ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар: Никита Быстров-2 урын; Михаил Дмитряков-3 урын. 

 Шулай ук Чаллы укучылары Бөтенроссия яшь уйлап табучылар һәм рационализаторлар конкурсыннан җиңү белән кайттылар. 1 урынны Әмир Галиев һәм Марк Мәхмүтов, 2 урынны Георгий Тодоров һәм Илшат Муллахмәтов; 3 урынны Алсу Латыйповалар алды. Укучылар республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге чараларда нәтиҗәле катнашканнары өчен үзәк исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, шулай ук бүләк сертификатлары алдылар.

Җомга, 20 декабрь 2019, 11:35