Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20-22 декабрьдә Казанда "Татарстанның киләчәген бергә төзибез!" эшче яшьләрнең Республика стратегик конгрессы республиканың муниципаль берәмлекләреннән 250дән артык делегатны - сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәдәният, экология, социаль өлкә, урман хуҗалыгы һәм башка тармакларның яшь хезмәткәрләрен җыйды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина чараның хөрмәтле кунагы булды.

 "Яшьләр сәясәте мәсьәләләренә зур игътибар белән карыйм, округта эшләүче яшьләр советы белән тыгыз эш алып барам, чараларда һәрвакыт әзерлек белән катнашам һәм эшләүче яшьләрнең инициативаларын хуплыйм. Шуны да билгеләп үтәсем килә, Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең ныклы хәрәкәт итүче көч булуын аңлыйлар! Һәм нәкъ менә безнең тарафтан беренчеләрдән булып «2019 – 2022 елларга Татарстан Республикасының эшләүче яшьләре» программасы расланды. Безнең инициативаны башка төбәкләрдә дә, тулаем алганда, Россия буенча да файдалы итеп кулланырга мөмкин дип ышанам", – дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина конгресста катнашучыларга.

Чара кысаларында белем бирү сессияләре, танылган җәмәгать, сәяси эшлеклеләр, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән очрашулар булачак, катнашучылар яшьләр сәясәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итәчәк. Шулай ук эшче яшьләр белән хезмәттәшлек буенча Координация советының беренче утырышы да булачак, аның составына республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары урынбасарлары, эре предприятиеләр җитәкчеләре керәчәк.

Җомга, 20 декабрь 2019, 13:28