Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Яңа ел бәйрәменең төп символы - чыршыларны ачу тантанасы узды. Әкият персонажлары шәһәр халкын  Яңа ел бәйрәменә чакырдылар. Кыш бабай белән Кар кызы чыршы шәһәрчеге территориясенә чанада керде һәм бульварда Кыш бабай һәм Кар кызлары парадын җитәкләде. Тамашачылар уеннарда, флешмобларда, ярышларда актив катнашты һәм «Эврика» шәһәр мәдәни үзәге артистларына кушылып күңел ачты.  

Бәйрәмдә катнашучыларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов сәламләде. Ул гаиләләргә иминлек, муллык, барлык чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына сәламәтлек теләде. Утлы фаер шоу тамашасы бәйрәм кунаклары өчен бүләк булды.

Җомга, 20 декабрь 2019, 13:59