Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Рәисә Таһир кызы Хисаметдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Ульяновск өлкәсенең Николаевка районы Әхмәтле авылында туа. Җиде сыйныф тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. 1951 елда Хәмзә Габдрахман улы Хисаметдиновка кияүгә чыга. Лаеклы ялга кадәр Рәисә Таһир кызы фермада эшләгән. 1986 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр, 19 оныгы һәм 23 оныкчыгы бар. Рәисә Таһир кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина һәм территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Мәрьям Мостафина котлау  сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Җомга, 20 декабрь 2019, 15:00