Казанның Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге Республика спорт Олимпия резервы мәктәбендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында классик шахмат буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты тәмамланды. Хатын-кызлар турнирында «Этюд» спорт мәктәбе укучысы, ФИДЕ мастеры Зәринә Шәфигуллина җиңүче булды.
Ул 25-31 декабрьдә "Лужники" Олимпия комплексында планетаның иң көчле шахматчылары арасында узачак турнирга юллама алды. Ир-атлар турнирында 3 урынны Чаллы спортчысы, ФИДЕ мастеры Максим Самусенко яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 22 декабрь 2019, 10:58