Мы в социальных сетях

                                                    Хөрмәтле чаллылылар!

                                            Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Бу кышкы бәйрәм, ул безнең йортларга курантлар сугуга килә, аны һәркайсыбыз көтә һәм ярата. Балалар да, өлкәннәр дә әкияти могҗизалар һәм теләкләрнең чынга ашуын көтеп яши.

Узып баручы ел безнең өчен Кама автомобиль заводының 50 еллыгы, дәүләт башлыгы Владимир Владимирович Путинның визиты һәм Чаллы студентларының WorldSkills һөнәри осталык дөнья чемпионатында катнашуы кебек зур вакыйгалар белән истә калачак.

Узып баручы елның һәр көне һәркайсыгызның иҗади хезмәте белән тулы булды. "КАМАЗ" К5 серияле йөк машиналары өчен уникаль кабиналар каркаслары заводын файдалануга тапшырды. Шәһәрдә мәктәп һәм алты балалар бакчасы төзелде, юлларга капиталь ремонт ясалды, 125 торак йорт, социаль-мәдәни объектлар яңартылды. Шәһәр икътисадына кече һәм урта бизнес предприятиеләре, шулай ук алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентлары да зур өлеш кертте.

Яңа ел бәйрәме алдыннан яраткан шәһәребез һәм туган республикабызның алга таба чәчәк атуы хакына нәтиҗәле хезмәтегез өчен тирән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Чын күңелдән сезгә әлеге гаилә бәйрәме туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән бергә булсын дип теләп калам. Очрашулар шатлык, күңеллелек һәм Яңа ел могҗизаларына ышаныч белән тулы булсын. Барлык кайгылар һәм авырлыклар узып баручы елда калсын, ә яңа 2020 ел һәр гаиләгә тотрыклылык, тынычлык һәм йортларыбызга бәрәкәт алып килсен.

Яңа ел котлы булсын! Яңа ел белән! 

                                                                                                                        Иң изге теләкләр белән, 

                                                                                                              Яр Чаллы шәһәре мэры Н. Г. Мәһдиев

Сишәмбе, 31 декабрь 2019, 07:10