Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда 5 мең чаллылы һөнәри белем алган. Укытуның бәясе якынча 100 млн сумны тәшкил иткән. Бу - 2018 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга артык. Шул хакта шәһәрнең мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова сөйләде. «Демография» илкүләм проекты кысаларында эш белән тәэмин итү үзәге «өлкән буын» һәм «хатын – кызларның мәшгульлегенә булышлык итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» дигән ике федераль проектны тормышка ашыра. Программа кысаларында быел шәһәрнең 353 хатын-кызы уку узды.

 2019 елда пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту «КАМАЗ» ААҖ, «Акибанк», «Ремдизель» АҖ, «Чаллы-Суык» ААҖ, «Мәктәп туклануы» ҖЧҖ, «Кама-бекон», «Гидроэлектромонтаж», «Чаллы-Бройлер» предприятиеләре, «Ышаныч», «7 нче шәһәр поликлиникасы» дәүләт учреждениеләрендә гамәлгә ашырылды. Укуларда 616 хезмәткәр катнашты. 

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында ел башыннан 1944 кеше белем ала. Болар - «ТАТПРОФ», «Ремдизель», «РИАТ», «ХАЙЕР ФРИДЖ РУС», «Ар Си Эр», «РОСТАР» һәм башка компанияләр.

Шулай ук 2019 елда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр буенча һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча 554 эшсез граждан укулар узды. Алгарышлы укытуда «КАМАЗ» ААҖ, «ТЭМ-ПО «Яр Чаллы торба заводы», «КАМСКИЙ НАСТИЛ», «Домкор Индустрия»,«ПО Начало» оешмаларының 1039 хезмәткәре катнашты.

Дүшәмбе, 23 декабрь 2019, 09:22