Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мәрфуга Шәмсулла кызы Гыйльметдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Мәрфуга Шәмсулла кызы Татарстанның Зәй районының Шепкә авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Алга таба укырга мөмкинлеге булмый, чөнки сугыш башлана. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң бик күп һөнәрләр үзләштерә. Фронтовикка кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерә.

1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Мәрфуга Шәмсулла кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Дүшәмбе, 23 декабрь 2019, 11:43