Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда тантаналы рәвештә исем кушу чарасы узды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты. Залда игезәк балалары туган биш Чаллы гаиләсен хөрмәтләделәр. Ике гаиләдә бу беренче балалар, тагын икесендә  – икенче һәм өченче балалар, бер гаиләдә – бишенче һәм алтынчы булып игезәк балалар туган.

«Гаиләдә дүрт малай үсә, әле алар янына яңа туган тагын бер малай һәм кыз да өстәлсә, бу - нинди зур бәхет бит! Мин барлык гаиләләрне тормышларындагы әлеге мөһим вакыйга белән котлыйм. Балалар елмаюы һәм балалар күз яшьләре – тормышыбызда булган иң кадерле нәрсә. Бүген сез аларны кулыгызда тотасыз, ә иртәгә алар биеп китәчәк, производствода эшләячәк, шәһәр белән идарә итәчәк, әти-әниләрен яратачак һәм аларга хөрмәт белән караячак. Барыгызга да гаилә бәхете, мәхәббәт телим, чөнки мәхәббәт һәр гаиләнең җылысын саклый», - диде шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев әти-әниләрне котлады һәм аларга тантаналы шартларда балаларының туу турында таныклыкларын тапшырды. Яшь чаллылыларга Даниэль, Солтан, Сәйдә, София, Макар, Сабина, Самир исемнәре кушылды.

Бәйрәм кунаклары өчен «Бисеринки» бию ансамбле артистлары, 5 нче музыка мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.

Дүшәмбе, 23 декабрь 2019, 13:10