Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре җитәкчеләренә юлларда җыештыру-чистарту эшләре башкару өчен яңа техника ачкычларын тапшырды. Горсвет, Горзеленхоз, «Автомобиль юллары предприятиесе», мәдәният һәм ял паркы кебек Чаллы предприятиеләре махсуслаштырылган техникага ия булды

 "Техника-шәһәр хуҗалыгының мөһим элементы. Халыкның кәефе күп вакытта юлларның һәм тротуарларның сыйфатына, җыештырылуына бәйле. Сезнең эшегез бик мөһим. Тиешле техникадан башка моны эшләү авыр. Бүген бездә тугыз берәмлек, тагын 15е киләсе елга планлаштырылган. Наил Гамбәрович, шәһәр хуҗалыгын тиешле хәлдә тотуыгызга рәхмәт. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һәм авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм", - диде президент котлау чыгышында.

Өч ел эчендә шәһәр инфраструктурасын, юлларны һәм иҗтимагый киңлекләрне карап тоту өчен 46 берәмлек коммуналь техника сатып алынган.

Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Ярты миллионлы автокалада хуҗалык шактый зур һәм президент ярдәме белән, бу елларда безнең парк кар чистарту һәм юл техникасы белән тулылана. Яңа ел алдыннан президент менә шундый зур бүләкләр алып килде», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Шулай итеп, мәдәният һәм ял паркы һәм Горзеленхозга йөк төяү - юлларны җыештыру машинасы, Горсветка экскаватор һәм бораулау – кран машинасы тапшырылды. "Автомобиль юллары предприятиеләре" автопаркы МТЗ 82.1 базасы 4853-ПУМ – төяү-җыештыру машинасы, ике ELAZ BL 880 экскаватор-төягеч һәм 2 берәмлек СНП-18 кар төягеч белән тулыланды.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәренең коммуналь предприятиеләрендә 173 берәмлек техника бар, алар 1 029 км юл полотносына һәм 400 км тротуар өслегенә хезмәт күрсәтә.

Дүшәмбе, 23 декабрь 2019, 15:04