Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Евгения Дмитриевна Кузнецова 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Миңгалимов исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. 

 Евгения Дмитриевна Кузнецова Пермь краеның Большесосновский районы Корнога авылында туа. Мәктәптә укымый. Хезмәт эшчәнлеген туган авылында, төрле эшләрдә йөреп башлап җибәрә. 1935 елда Александр Алексеевич Кузнецовка кияүгә чыга. Сугыш елларында «Боевик» колхозында бригадир булып эшли. 1966 елда гаиләсе белән Пермь краеның Баклуши авылына күчеп килә. Лаеклы ялга ул эшләгән авылдан чыккан.

2000 елда Евгения Дмитриевна Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән дүрт бала үстергәннәр, тугыз оныклары, 11 оныкчыклары һәм 12 оныкчыгының оныкчыгы бар. Евгения Дмитриевна Кузнецова Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 23 декабрь 2019, 14:53