Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре җитәкчеләренә юлларда җыештыру-чистарту эшләре башкару өчен яңа техника ачкычларын тапшырды. Горсвет, Горзеленхоз, «Автомобиль юллары предприятиесе», мәдәният һәм ял паркы кебек Чаллы предприятиеләре махсуслаштырылган техникага ия булды. 

 "Техника-шәһәр хуҗалыгының мөһим элементы. Халыкның кәефе күп вакытта юлларның һәм тротуарларның сыйфатына, җыештырылуына бәйле. Сезнең эшегез бик мөһим. Тиешле техникадан башка моны эшләү авыр. Бүген бездә тугыз берәмлек, тагын 15е киләсе елга планлаштырылган. Наил Гамбәрович, шәһәр хуҗалыгын тиешле хәлдә тотуыгызга рәхмәт. Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һәм авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм", - диде президент котлау чыгышында.

Өч ел эчендә шәһәр инфраструктурасын, юлларны һәм иҗтимагый киңлекләрне карап тоту өчен 46 берәмлек коммуналь техника сатып алынган.

Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Ярты миллионлы автокалада хуҗалык шактый зур һәм президент ярдәме белән, бу елларда безнең парк кар чистарту һәм юл техникасы белән тулылана. Яңа ел алдыннан президент менә шундый зур бүләкләр алып килде», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Шулай итеп, мәдәният һәм ял паркы һәм Горзеленхозга йөк төяү - юлларны җыештыру машинасы, Горсветка экскаватор һәм бораулау – кран машинасы тапшырылды. "Автомобиль юллары предприятиеләре" автопаркы МТЗ 82.1 базасы 4853-ПУМ – төяү-җыештыру машинасы, ике ELAZ BL 880 экскаватор-төягеч һәм 2 берәмлек СНП-18 кар төягеч белән тулыланды.

Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәренең коммуналь предприятиеләрендә 173 берәмлек техника бар, алар 1 029 км юл полотносына һәм 400 км тротуар өслегенә хезмәт күрсәтә.

Шулай Ук Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән 63 нче микрорайонда социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортны тантаналы рәвештә тапшыруда катнашты. Чаллының 244 гаиләсе Виктор Поляков урамындагы йорт фатирларының бәхетле хуҗалары булды.

357 фатирлы 10 катлы йортны генераль директор Мөнир Гайнуллов җитәкчелегендә «Домкор» төзелеш компаниясе төзеде.

«Социаль ипотека программасы алга таба да дәвам итәчәк. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да, театр да, онкология үзәге дә, футбол манежы да төзиячәкбез. Яр Чаллы – зурлыгы һәм әһәмияте буенча Татарстанның икенче шәһәре, шуңа күрә без шәһәр халкының ихтыяҗларына аеруча игътибар белән карыйбыз. Яңа ел алдыннан яңа фатирларга күчүчеләрне котлау - минем өчен күңелле миссия. Үз торагын алу - теләсә кайсы гаиләнең көтеп алган хыялы! Минемчә, бу йортта балалар артыр һәм демография буенча яхшы күрсәткечләр булыр», – диде ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм чаллылыларга бәхет, иминлек теләде.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, быел автокалада социаль ипотека программасы буенча 80 мең квадрат метрдан артык торак тапшырылган: «Мин, Чаллы гаиләләре исеменнән, шәһәребезгә зур ярдәм күрсәткән өчен Татарстан Республикасы президентына  рәхмәт белдерәм. Яңа ел алдыннан Кыш бабай килә, ә безгә өй туйларын безнең белән бергә үткәрү өчен иң мәртәбәле кеше килде», - диде ул.

Бәхетлеләр арасында Хәбибовлар гаиләсе дә бар, 2019 елның декабрендә ул гомуми мәйданы 69 кв метр булган өч бүлмәле фатир алды. Гаилә башлыгы Альберт Хәбибов кою заводы җитештерүче кою заводының 4 нче кою цехы башлыгы булып эшли. Тормыш иптәше Алинә - хисапчы. Гаилә ике кыз тәрбияли.

Фатирларда чиста бизәү эшләре башкарылган. Ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыклары җиһазландырылган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел 63 микрорайонда республикада иң зур балалар бакчаларының берсе – "Сабантуй" ачылды.

Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 09:27