Бүген Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә яңа 28 автомобиль ачкычы тапшырды. Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында тантаналы чара узды, анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
"Бу автомобильләр Алабуга һәм Яр Чаллы зонасы өчен бик кирәк. Мондый күчмә медицина үзәкләре медикларга оперативрак реакция күрсәтергә, халыкка профилактик тикшерүләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләде президент.
Президент Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кичә Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре җитәкчеләренә юл чистарту техникасының ачкычларын тапшырды.Фото: Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 декабрь 2019, 13:26