Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары – Мизхәт Гыйләҗ улы Гыйләҗев һәм Клара Нигъмәт кызы Нәбиуллина үзләренең 95 һәм 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.

Мизхәт Гыйләҗ улы – Бөек Ватан сугышы инвалиды, Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. Кечкенәдән аңа туган авылы колхозында эшләргә туры килә. 

1941 елда сугыш башлангач, фронтка китү теләген белдерә, тик 18 яшь тулмау сәбәпле аны фронтка алмыйлар. Колхозда да эшче куллар кирәк була. Ул 1942 елда гына үз теләге белән фронтка китә. Чуашстанда кыска вакытлы укулар узгач, 3 Белоруссия фронты составында җәяүле батальонга эләгә. Беренче сугышта ук авыр яралана, аннан госпитальгә озатыла, терелеп чыккач тагын сафка баса.  Сугыш елларында Мизхәт Гыйләҗ улы дүрт тапкыр яралана. Госпитальдән чыгуга һәрчак фронтка кайта.

1945 елның 25 декабрендә үзенең туган көнендә туган авылына әйләнеп кайту насыйп була аңа. Алабуга медицина училищесына укырга керә һәм ветеринария фельдшеры була. Бу өлкәдә гомере буе эшләп, ТРның мактаулы ветеринары исеме ала. Мизхәт Гыйләҗ улының бүләкләре күп, алар арасында да: 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кенигсбергны алган өчен медаль, сугыштагы батырлыклары өчен медальләр, Германияне җиңгән өчен медале һәм башкалар.

Клара Нигъмәт кызы – тыл хезмәтчәне, Башкортстанның Миякә районы Мәнәвезтамак авылында күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Сигез сыйныф тәмамлый. Аннан  училищега кереп, вожатыйлыкка укый. Сугыш вакытында атлы хезмәттә, колхозда эшли, урман кисүдә хезмәт куя. 

Сугыштан соң кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Клара Нигъмәт кызы дәүләт иминиятләштерүе оешмасына эшкә урнаша, лаеклы ялга да шуннан чыга. Хәзер ветеранны бер оныгы һәм бер оныкчыгы сөендерә.

Юбилярларны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутаты Олег Ершов һәм Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев исеменнән юбилярларга азык-төлек пакеты тапшырылды.

Чәршәмбе, 25 декабрь 2019, 14:23