Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Чиста уеннар» эко-проекты нәтиҗәләре буенча иң яхшылар арасына керде. Моношәһәрләрне үстерү фонды инициативасы белән моношәһәрләрдә «Чиста уеннар» чүп җыю буенча экологик турнирда Яр Чаллыдан 130 кеше катнашты. Алар 469 капчык чүп-чар җыеп тапшырды. Бу 4 тоннага якын. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, быел моношәһәр фонды ярдәме белән «Чиста уеннар» акциясендә 80 моношәһәрдән биш меңнән артык кеше катнашты. Халык 100 тоннага якын чүп-чар җыеп алды. Чагыштыру өчен узган елда эко-квест 58 моношәһәрдә узды һәм катнашуга 4200дән артык кешене җәлеп итте, 90 тоннадан артык чүп-чар җыелды.

«Чиста уеннар» акциясе уен формасында уза: анда катнашучылар командаларга бүленә һәм пыяла, батарейкалар, покрышкалар, металл, пластик, катнаш чүп-чар җыялар, шуннан соң аны сортларга аерып капчыкларга салалар. Чүп-чарның һәр төре өчен командаларга баллар өстәлә.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрь 2019, 15:01