Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән «Челнинские известия» газетасы редакциясендә «туры линия» узды. Сәгать дәвамында - 15:00дән 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр башлыгы халык белән телефон аша әңгәмә корды, бу вакыт эчендә 15ләп шалтырату керде.Чаллы халкы шәһәр башлыгына җәмәгать транспортын оештыру, юлларны җыештыру, этләрне урамда йөртү өчен территорияләр кирәклеге, алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү буенча сораулар бирде. Чаллыда яшәүче бер ханым мэрның игътибарын ЗЯБ микрорайонында, Яңа ел чыршысы куелган җирдә, балалар өчен бушлай таулар булмауга юнәлтте. Чаллылы ханым әйтүенчә, хәзер территориядә бары тик түләүле агач таулар гына, ә элек кардан да ясалган булган. Наил Мәһдиев бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде: "Әйдәгез, мин Комсомол районы башлыгы Александр Кисловка, кар күренүгә, тау ясарга кушармын. Сез сорыйсыз икән, тау булачак", - диде ул.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрь 2019, 16:46