Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Акчарлак» хоккей кортында «Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәгенең 2019-2020 елларда кышкы спорт сезоны ачылды. Яшь хоккейчыларны сезон ачылу белән шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин котлады.

Башта бүләкләү тантанасы булды. Күчмә кубокны «Яшьлек» яшүсмерләр-яшьләр клубы командасы алды, ул 2019 ел йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны алып килде. Шулай ук уенчыларга «Чаллы» хоккей командасыннан профессиональ хоккей кәшәкәләре тапшырылды.

Кышкы сезон «Ак аю» призына алкалы хоккей буенча традицион 20 нче турнир белән ачылды. Турнирда барлыгы дүрт иң көчле ишегалды командасы көч сынашачак: «Белые медведи», «Бригантина», «Огонек», «Меридиан». "Чаллы" хоккей клубы уенчылары яшь спортчыларга шууның һәм кәшәкә белән идарә итүнең төрле ысулларын күрсәттеләр, шулай ук ике яклы зур булмаган уен үткәрделәр. Тәҗрибәле һәм яшь хоккейчыларның дусларча очрашуы ярты сәгатьтән артык дәвам итте.

Кышкы сезон дәвамында «Яшүсмер» үзәге хоккей кортларында спорт ярышлары, турнирлар, «Күңелле стартлар» һәм «Боз уеннары» узачак. Командалар әлеге ярышларда сезон нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы команда" исеме өчен көрәшәчәк.

Пәнҗешәмбе, 26 декабрь 2019, 16:54