2019 елда Яр Чаллыда 310 мең кв. метр торак төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Шуларның 80 мең кв. метрдан артыгы - «Социаль ипотека» программасы буенча. Автокалада барлыгы 27 күпкатлы торак йорт тапшырылды. "Социаль ипотека" программасы буенча 63 микрорайонда биш күпфатирлы йорт төзелде. 10 катлы йортлар төзелешен генераль директор Мөнир Гайнуллов җитәкчелегендә «Домкор» төзелеш компаниясе башкарды.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында соципотека буенча 65/12 йортында тантаналы рәвештә фатир тапшырылды. Президент яңа фатир алучыларны котлады һәм Чаллының бер гаиләсендә кунакта булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 27 декабрь 2019, 16:24