Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда тантаналы рәвештә шугалак ачтылар. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты. Алар тимераякларны прокатка алу пункты һәм чишенү-киенү бүлмәләре булган яңа бинаны карадылар. Территория шулай ук яктыртылган.

"26 ел эксплуатацияләгәннән соң, без бу территориягә икенче сулыш өрдек. Салават Кубогына автоузышларны үткәреп, безгә биредә шугалак ясау идеясе килде. Һәм бу идеяне тормышка ашырырга тырыштык. Ул һәркемнең күңеленә хуш килде, дип уйлыйм. Якын-тирә районнарда яшәүчеләр өчен шугалак яхшы урын булачак, анда кышкы ялны оештырырга мөмкин. Күпме бала буш вакытын саф һавада үткәрәчәк - бу зур бәхет", - диде Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры шул ук вакытта «Медео» шугалагы ясалачагын да билгеләп үтте: "Без ясалма футбол кырында боз җәю өчен кар яуганны көтәбез. «Медео» быел да, киләсе елда да эшләячәк", – дип өстәде ул. Яңа шугалакка чаллылыларда ихтыяҗ бар. Тимераякларны прокатка алу графигы 10:00дән 22:00 сәгатькә кадәр оештырылган. Яңа ел бәйрәмендә ул шулай ук эшләячәк, моннан тыш, 1 гыйнвар көнне прокат 14:00 сәгатьтә ачыла.

Ачылу тантанасын Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Бәйрәм кунакларын "Чаллы" хоккей командасының күрсәтмә тренировкасы белән сөендерделәр. Кыш бабай белән Кар кызы пони һәм дөяләр озата барган атлы каретага утырып килделәр.

Шимбә, 28 декабрь 2019, 09:44