Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Илнең Атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Александр Славутский Чаллыда яшәүче дүрт яшьлек кызчыкның хыялын тормышка ашырды. Сәнгать җитәкчесе, Качалов исемендәге театр директоры, Бөтенроссия «Теләк чыршысы» акциясендә катнашты, аңа кечкенә чаллылы Валерия Чмирның хаты эләкте. Кызчыкка күптән көтелгән курчакны Кыш бабай һәм Кар кызы – Качалов исемендәге театр артистлары алып килде. 

Кызның балачактан сәламәтлеге белән проблемалар бар. Февраль аенда аңа операция кичерергә туры киләчәк. 

Әлеге акция "Минем белән бергә хыяллан" бөтенроссия проекты тарафыннан оештырылган, Бөтенроссия Яңа ел хәйрия акциясе. Ятим балалар, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче яки авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр үзләренең Яңа ел теләкләрен язалар, аннары шуны уенчыкка тагып чыршыга эләләр.


Шимбә, 28 декабрь 2019, 10:38