Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 2019 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады.

2019 ел башыннан депутат тарафыннан хезмәт коллективларыннан, җәмәгать төркемнәреннән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр берләшмәләреннән һәм аерым муниципаль берәмлекләрдән 400гә якын мөрәҗәгать кабул ителде. Составына Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары кергән бер мандатлы округта, шулай ук Дәүләт Думасының кабул итү бүлмәсендә,  «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны 21 тапкыр кабул итү үткәрелде.

Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча бирелгән сорауларга карата аңлатмалар әзерләнде, депутат запрослары Башкарма хакимият органнарына, министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелде.

Уңай хәл ителгән мәсьәләләр арасында – бушаган бинаны педагогия университетына  тапшыру, онкодиспансер төзелешен башлау, татар драма театрына булачак бинаны реконструкцияләү, район хастаханәләрен ашыгыч ярдәм автомобильләре белән тәэмин итү, гаиләне торакка ия булу өчен субсидия алучылар исемлегенә кертү, талантлы яшьләргә ярдәм итү, дәвалауга юлламалар алу, кыйммәтле операция ясатуда ярдәм итү, сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, авыр тормыш ситуацияләренә юлыккан гражданнарга матди ярдәм күрсәтү һәм башка мәсьәләләр бар.

Шимбә, 28 декабрь 2019, 12:08