Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында район башлыгы катнашында бәйрәм чарасы узды. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Винер Харисов ветераннар Советы активын, иҗтимагый ветераннар оешмалары вәкилләрен һәм өлкән буын кешеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

"Кадерле ветераннар, сезнең белән мондый бәйрәм алды очрашулары, безнең район өчен матур традициягә әверелер дип ышанасы килә, - дип мөрәҗәгать итте Винер Харисов. – Кат-кат сезгә карап, вакытның сезнең алда көчсез булуына инанам: сез барыгыз да оптимистик һәм энергияле, элеккедәй яшь һәм дәртле. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәрәкәт телим!"

Администрация башлыгы узып баручы елга йомгак ясап, актив эшчәнлек алып барганнары өчен барысына да рәхмәт белдерде, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган киләсе юбилей елына планнар билгеләде. Ветераннарга Яңа ел бүләкләре тапшырды.

Шимбә, 28 декабрь 2019, 14:40