Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Балалар хореография мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, "Бисеринки" ТР халык бию ансамбленең солистлары Зәйтүнә Хуҗина һәм Нурислам Хөснетдинов "Россия-Культура" телеканалының "Большие и маленькие" балалар һәм яшүсмерләр бию проектында катнаштылар.

Илнең 30 коллективы һәм солисты үзләренең талантларын һәм осталыкларын күрсәттеләр. Фильм  "Мосфильм" киноконцерны павильоннарында төшерелде. Яр Чаллы, Пермь, Севастополь, Магнитогорск, Нефтеюганск, Казан, Рязань, Костомукша, Новокузнецк, Ульяновск, Яшел Үзән, Самара, Новосибирск, Яңа Уренгой, Очамчир (Абхазия) шәһәрләреннән 30 коллектив һәм солист өч программада һәм өч хореографик юнәлештә чыгыш ясадылар.

Һәр программада –10 катнашучы. Һәр программа билгеле жанрга: балетка, заманча хореографиягә һәм халык биюенә багышланган.

Шәһәребезнең яшь талантлары чыгышын 6,7,8 гыйнвар көннәрендә 18:10 сәгатьтә «Россия-Культура» каналыннан карый аласыз. Алар Халык биюе программасы белән чыгыш ясый.

«Большие и маленькие»да һәр бию командасы бүгенге көндә үзләре иң яхшы башкарган чыгышларын тәкъдим итә. Демократик жюри сәхнәгә чыгучыларга профессиональ киңәшләр бирә. Проектның мондый форматы – катнашучылар өчен мөһим иҗади сынау, ә иң мөһиме - осталык юлында гаять зур этәргеч.

Шимбә, 28 декабрь 2019, 15:18