Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы - 2020» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Бәйгедә катнашырга 17 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге татар музыка әсәрләрен башкаручылар чакырыла. 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Солист-вокалист" (ир-атлар һәм хатын-кызлар тавышлары). Номинация өч юнәлешне үз эченә ала: академия вокалы, эстрада вокалы, халык җыры; «Солист-инструменталист».

Конкурс өч турда уздырыла. Беренче сайлап алу турыдан-туры яки читтән торып катнашу формасында үтә. Катнашуның урыннарда оештырыла торган формасы буенча конкурсантлар Татарстан Республикасы муниципаль районнарына һәм Россия Федерациясе субъектларына күчмә карау барышында  сайлап алыначак. Читтән торып катнашу рәвеше аудио  яки видеоматериаллар бирүне күздә тота, алар ирекле формада почтага кабул ителә: tm.ilham@mail.ru wats App, Telegram, Viber: +7 (919) 690-04-22. Аудио-видеоматериалларда музыкаль номер (озынлыгы 5 минуттан артмаган) һәм катнашучының контакт мәгълүматлары күрсәтелергә тиеш.

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсын уздыру турындагы Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 2 гыйнвар 2020, 08:34