Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төрле юнәлешләре буенча 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясады.

2019 ел илкүләм проектлар билгесе астында узды. Ил үсешенең стратегик максатларына ирешүне, технологик алгарышны, икътисадны үстерүне һәм Россия халкының тормыш сыйфаты үсешен аларны тормышка ашыру белән бәйлиләр. Дәүләт Думасы, илнең иң югары закон чыгару органы буларак, хокукый кыр – илкүләм максатларга ирешүнең нигезен формалаштыру буенча үзенең төп бурычын күрә.

Закон чыгару эшчәнлегенең кыскача нәтиҗәләре:

Бюджет.

Бюджетара трансфертларны бүлү мәсьәләләрендә алга китеш күзәтелә. Финанс елы башланганчы беренче тапкыр закон нигезендә трансфертларның 94 проценты (217 процентның 203е) бүленгән. 2020 елдан башлап төбәкләр кредитларының 50%ы инвестицион проектларга, яңа предприятиеләр, эш урыннары булдыру өчен ГЧП программасын гамәлгә ашыру кысаларында инфраструктура булдыруга юнәлдерелә ала.

Демография.

1 нче һәм 2 нче бала туу белән бәйле түләүләр мохтаҗлык критерийларын 1,5 тапкыр яшәү минимумыннан 2 тапкырга арттыру. Күп балалы гаиләләргә ипотеканы түләү өчен бюджеттан 450 мең сумга кадәр түләүләр. Бер гаиләдә туган балалар мәктәпкә һәм балалар бакчаларына абыйлары һәм апалары белән бергә йөрү өстенлегенә ия. Беренче бала туганда яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр. Ана капиталы программасы озайтылды, аны куллану мөмкинлекләре киңәйтелде. Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән законнар пакеты кабул ителде.

Торак һәм шәһәр мохите.

Хокук кырын формалаштыру буенча эш төгәлләнде диярлек, анда алданган өлешчеләр бүтән барлыкка килмәячәк. Кертелгән чараларны компенсацияләү яки төзелешне тәмамлау гарантиясе. Өлешчеләр  НДФЛ түләүдән азат ителде. Авыр тормыш хәлендә калган заемчылар өчен "Ипотечные каникулы" куллану мөмкинлеге. ТКХ хезмәтләре өчен коллекторларга бурычларны тапшыруны тыю. Микрокредит һәм микрофинанс оешмаларына торак яки анда өлеше булучыларның торакларын залог итеп куллануны тыю.

Сәламәтлек саклау.

Тереклек өчен кирәкле һәм аеруча әһәмиятле дару препаратларына бәяләрне дәүләти җайга салу. Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән паллиатив медицина ярдәме. Авыруның медицина оешмасында, шул исәптән реанимация палатасында, туганнарының йөрү хокукы. Чыгымнар федераль бюджеттан финансланачак орфан авырулары исемлеге 14кә кадәр киңәйтелде.

Хокукларын яклау.

Югалган балаларны эзләү гадиләштерелгән-әлеге геолокацияләрне суд карарыннан башка куллану. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, юл-транспорт һәлакәтләре урыныннан качкан затлар өчен, исерек килеш юл-транспорт һәлакәтләрен китереп чыгарган өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелгән. Хезмәт хакы буенча бурычларны судсыз мәҗбүри рәвештә исәптән төшерү кертелде. Порошоклы алкоголь җитештерү яки әйләнештә йөртү өчен җаваплылык кертелә.

Икътисади үсеш.

Мәгариф, мәдәният, социаль яклау, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар аша Социаль эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары. МСП субъектлары тарафыннан экспортка ярдәм итү системасын үстерү турында закон. Үзмәшгуль кешеләрнең МСП шартларында сатып алуларда катнашуы.

Округта халык белән эшләү:

21 гражданнарны кабул итү үткәрелде. 400ләп язма мөрәҗәгать кабул ителде. Сайлаучылар белән 90 очрашу үткәрелде. Йөздән артык региональ чараларда катнаштылар.

Республика икътисадына акча җәлеп итү йомгаклары:

Татарстанда 2012 елдан башлап 16 эшче төркем эшли, аларның һәркайсын Дәүләт Думасы депутаты җитәкли. Эшче төркемнәр составына шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. 19 млрд сум федераль акча – Әлфия Когогина кураторлык иткән төркем эше нәтиҗәсе. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы бүген 25 дәүләт һәм 8 федераль максатчан программада катнаша.

Якшәмбе, 29 декабрь 2019, 16:06