Мы в социальных сетях

2019 ел бәяләүләре буенча төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 355,5 млрд сум, сәнәгать җитештерүе индексы-100,2 %. Эшкәртү производствосында «КАМАЗ» өлеше якынча 40% тәшкил итә. 2019 ел бәяләүләре буенча «КАМАЗ» ААҖ 35 400 йөк автомобиле чыгарды. Бу хакта бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе форматында узган соңгы киңәшмәдә хәбәр итте.

"Шәһәр икътисадының тагын бер локомотивы һәм иң зур салым түләүче булып Сергей Павлович Титов исемендәге картон-кәгазь комбинаты тора. 2019 елда заводта җитештерүне киң колачлы модернизацияләү дәвам итә. Haier компаниясе белән хезмәттәшлек итү максатыннан комбинатта суыткычлар өчен эре габаритлы савытлар җитештерү буенча Италия линиясе урнаштырылган. Комбинатта югары хезмәт җитештерүчәнлегенә һәм лаеклы хезмәт хакы дәрәҗәсенә ирешкәннәр. Предприятиедә уртача 76 мең сум алалар, эшләүчеләр саны –1 754 кеше. Узган ел хезмәт хакы 68 мең сум тәшкил иткән иде. Биредә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылуның ачык мисалы бу", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Икътисади үсешне башка алдынгы предприятиеләр дә күрсәтә. Бу-РИАТ, Астейс, Начало, РариТЭК, Кнорр-Бремзе Кама һәм Камминз Кама, Домкор Индустрия, Профит һәм башкалар. Республиканың азык-төлек сәнәгате лидерлары Чаллы икмәге, Челны-Холод, Булгарпиво, Агросила-Молоко кебек оешмалар шәһәр икътисадына керткән өлешен системалы рәвештә инвестициялиләр һәм арттыралар. 2019 ел бәяләүләре буенча предприятиеләр үзләре җитештергән продукция дәрәҗәсен 1,2 тапкырга арттырганнар. "Бу җитди үсеш һәм бу безне, һичшиксез, сөендерә", - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Тулаем шәһәр буенча төп капиталга инвестицияләр күләме, узган ел белән чагыштырганда, 5,2%ка арткан һәм 63,0 млрд сум күләмендә планлаштырыла. Ел нәтиҗәләре буенча керемнәр планы тулысынча үтәлгән. Шәһәр бюджетының керем чыганаклары 9 млрд 649 млн сум тәшкил иткән.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 09:02